Кичә шәһәрнең "Энергетик" Мәдәният сараенда шәһәркүләм I эшче яшьләр иҗат фестивале үтте. Туган төбәкләрендә хезмәт куючы яшь кешеләрнең эштән соң вакытларын мавыктыргыч, җанлы итеп оештыру, үзара якыннанрак аралаштыру, үзенчәлекле талант ияләрен барлау, яшьләрне актив яшәү рәвешен төрләндерергә тарту максатында яшьләр эшләре идарәсе инициативасы белән башлангыч алган бу фестивальне традициягә әйләндерү...
Кичә шәһәрнең "Энергетик" Мәдәният сараенда шәһәркүләм I эшче яшьләр иҗат фестивале үтте. Туган төбәкләрендә хезмәт куючы яшь кешеләрнең эштән соң вакытларын мавыктыргыч, җанлы итеп оештыру, үзара якыннанрак аралаштыру, үзенчәлекле талант ияләрен барлау, яшьләрне актив яшәү рәвешен төрләндерергә тарту максатында яшьләр эшләре идарәсе инициативасы белән башлангыч алган бу фестивальне традициягә әйләндерү планы бар. Быелгы иҗат бәйгесендә политехник колледж, спорт һәм туризм идарәсе, "Мефро уилз Руссия-Зәй заводы" яшьләре командалары көч сынашты. Ә ГРЭСның яшь белгечләре исә үзләренең иҗади мөмкинлекләрен фестивальнең кунаклары буларак күрсәттеләр. Чөнки алар күптән түгел Түбән Камада узган республика эшче яшьләре иҗат фестиваленең төбәк ярышларында, өченче урын алып, финалга уздылар. Тиздән яшь грэслылар 10-14 декабрьдә Казанда узачак төп финал ярышларында Зәй данын яклаячак. Ә шәһәркүләм фестивальдә "Шәфкатьлелек елы кысаларында әзерләнгән иң яхшы видеоролик өчен" номинациясе буенча политехник колледж бүләкләнде. "Иң яхшы биюче", "Иң яхшы җырлаучы команда" номинацияләре буенча спорт һәм туризм идарәсе дипломнарга лаек булды. Фестивальнең җиңүчесе дип "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" командасы табылды. Күтәренке рухта үткән бу чарага йомгак ясап, жюри рәисе, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова шәһәребездә актив яшьләрнең шактый булуын билгеләп үтте һәм аларның үз артларыннан башкаларны да ияртүләрен сорады.
- Һәркем үз тормышын үзе ямьләндерә, шулай булганда гына яшәү мәгънәсен тоярга мөмкин, -диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев