Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйдә каз өмәләре күңелле үтә

Аксар җирлегенә караган Перцовка авылында күпләп кош-корт, казлар асраучылар байтак. Шәһәргә якын булса да, биредә яшәүчеләр кинәнеп кош-корт үстерә.

 

Перцовкада яшәүче Миннислам белән Рәйхана Хәбибуллиннар гаиләсе һәр елны күпләп каз алып, аларны хассиятләп үстерәләр. Сулык та якын аларга, суда чума-чума үскән кош-корт ите тәмле була.
Агымдагы елда Хәбибуллиннар ике дистәдән артык каз алып үстерде. Зур булып үскән каз-үрдәкләре - аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Бу көннәрдә Хәбибуллиннар гаиләсендә каз өмәләре үтә. Рәйхана ханым сеңлеләре, кода-кодагыйларын чакырып, ел да шулай каз өмәләре оештыра. Өмәчеләр шулай дәррәү җыелып, эшләрен җитез, төгәл итеп башкаралар. Һәркем каз түшкәсен матур итеп йолкый, күз генә тимәсен. Сап-сары, чиста, симез каз түшкәләре карап туйгысыз.
- Өмәдә исә шаян сүз, җыр, көлкеле, мәзәк хәлләр тантана итә. Күмәк эш - каз йолку бәйрәм төсен ала. Кызлар, ханымнарның булганнары үзләренең осталыкларын өмәдә күрсәтәләр дә инде, - ди Рәйхана ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев