Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйдә халык санын алуга әзерләр

Россиядә халык санын алу башланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Исегезгә төшерәбез, җанисәп алу бу җомгада - 15 октябрьдә старт ала.

Мөһим вакыйга алдыннан бу турыда тулырак мәгълүмат бирүен сорап, без район статистика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Мироновага мөрәҗәгать иттек.

 

-Бөтенроссия халык санын алу 15  октябрьдә башланып, 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Районда халык санын алуга әзерлек актив алып барылды. Җанисәптә 16 контролер, 97 исәпкә алучы, 1 инстуктор катнаша. Контролерлар  эшкә 29 сентябрьдә керешсәләр, исәпкә алучылар 15 октябрьдән кереште. Көтелмәгән хәл булса дип (әйтик, исәпкә алучы авырып китсә), 11 кешедән резерв та әзерләдек.

 

Район эчке эшләр бүлеге белән хезмәттәшлек итеп, исәпкә алучыларның хөкемгә тартылмавы тикшерелде. Потенциаль куркыныч затлар, шулай ук криминаль урында урнашкан биналар исемлеге әзерләнде. Бу биналарга исәпкә алучы участок полиция хезмәткәре белән бергә йөрергә тиеш. Россия Эчке эшләр министрлыгының хокук бозуларны профилактикалау буенча оператив штабының беркетмәсе нигезендә эчке эшләр органнарына халык санын алу вакытында исәпкә алу персоналының һәм халыкның иминлеген тәэмин итү буенча йөкләмә бирелде, ул территорияләрдә хокук саклау органнары тарафыннан көчәйтелгән патрульлек итүне һәм хокук бозуларны кисәтүне үз эченә ала. Исәпкә алучылар хокукка каршы гамәлләр булган очракта кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә тиеш.

Барлык контролерлар һәм исәпкә алучылар бәхетсезлек очракларыннан  иминияләштерелде.  Халыктан мәгълүмат җыю вакытында яңа коронавирус йогышын кисәтү өчен сораштыруда катнашучылар битлекләр, перчаткалар белән тәэмин ителде. Халык санын алуга беренче тапкыр волонтерлар җәлеп ителде.

 

15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында стандарт яки расланган теркәлү узган барлык кулланучылар өчен дә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы”нда «Халык санын алуда катнашу»  сервисы ачык булачак. Порталдан файдаланучы электрон исәпкә алу кәгазьләрен теләсә кайсы уңайлы вакытта тутыра ала. Өстәвенә, ул анкетаны үзе өчен генә түгел, барлык гаилә әгъзаларына да тутыра ала. Сан алучыларның барысы да махсус программалы планшетлар белән тәэмин ителде.

Л формасы бланкы Россиядә даими яшәүче затлар турында мәгълүмат җыю өчен билгеләнгән.  Анда җенесе, яше, гражданлыгы, туган урыны, милләте, теле, белеме, никахтагы торышы, балалар саны, яшәү өчен акча чыганаклары, мәшгульлек һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы 23 сорау бар.

 

«П» формасы бланкында җиде сорау бирелә, ул халыкның торак шартлары турында мәгълүмат җыю өчен кулланылачак. Респондентлардан торак урын тибы, йорт төзелеше вакыты, фатирның гомуми мәйданы, бүлмәләр саны, торак урынны төзекләндерү төрләре турындагы сорауларга җавап бирүне сораячаклар.

В формасы бланкы - Россиягә вакытлыча килгән һәм башка илләрдә даими яшәүчеләр өчен.  Анда җенесе, яше, даими яшәү иле, Россиягә килү максаты, Россия территориясендә яшәү вакыты һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы 7 сорау кертелгән.

 

Кәгазь исәпкә алу кәгазьләре аерым очракларда (мәсәлән, планшет сафтан чыккан очракта) кулланыла. Моның өчен исәпкә алучының берничә кәгазь бланкы, аларны тутыру буенча инструкция һәм ручкасы бар. Планшетларга  «Аврора» операция системасы урнаштырылган, аның куркынычсызлыгын раслаучы сертификатлары бар. Планшетларда исәпкә алучының эшен мониторинглау һәм контрольдә тоту өчен геолокация системасы урнаштырылган.

 

Программа белән тәэмин итү өчен электрон исәпкә алу кәгазенең формаль-логик контроле каралган. Автомат рәвештә сораштыру вакытны киметергә һәм хаталарсыз эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

Халык санын алуны үткәргәндә кешеләр даими яшәү урыны, ягъни вакытының күп өлешен үткәрә торган торак пункт, йорт, фатиры буенча исәпкә алына.

 

Исәпкә алучыны тышкы кыяфәтеннән ничек танырга була соң? Исәпкә алучының үзе белән Росстат җитәкчесе имзалаган исемле таныклыгы булырга тиеш, ул паспорт белән бергә күрсәтелгәндә рәсми көчкә ия. Шулай ук алар җанисәп символикасы төшерелгән махсус киемнәрдән — яктырту элементлары булган зәңгәр шарф, зәңгәр жилеттан йөриячәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев