Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйдә хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар оештырылды

Дөньяда иң кадерлесе - кеше гомере, аны сакларга кирәк.

Эш урыннарында теркәлгән бәхетсезлек очракларын тикшергәннән соң шунысы ачыклана – аларның шактые финанс-икътисад кыенлыклары булганга түгел, ә күп җитәкчеләрнең хезмәттә иминлекне тәэмин итүдә таләпләрне ныклап куймауларыннан килә. Җаваплы кешеләр эшчеләрнең хәвефсез шартларда эшләвен, хезмәтне саклау буенча нәтиҗәле эш оештырмыйлар. Хәвефсез эш алымнары һәм формалары буенча укулар йомшак үтә, хезмәтчәннәр хезмәт дисциплинасын сакламый. Бу турыда узган атнада хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча Зәйдә үткән семинарда белдерелде.


Әлбәттә, производствода җәрәхәт алу хезмәтне саклау буенча кадр-лар җитмәүдә дә чагыла. Күп очракта бу вазифа очраклы кешеләргә йөкләнә, аларның тиешле әзерлекләре, тәҗрибәләре юк, әлеге эшне формаль үтиләр. Хезмәт куючыларны укыту, аларны индивидуаль саклану чараларыннан файдаланырга өйрәтү дә тиешенчә башкарылмый. Әлбәттә, һәр эшләүче үзе дә бу өлкәдә югары аңлылык күрсәтергә тиеш. Законда хезмәтне саклау өлкәсендә нинди гарантияләр һәм хокуклар каралуын аларга җиткерергә кирәк.


“Креативные решения Айди Ай" ҖЧШ Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинарны “Энергетик” Мәдәният сараенда оештырды. Семинарның темасы «Хезмәтне саклау өлкәсендә яңа таләпләр. 2022 елда безне нинди үзгәрешләр көтә?" дип аталды. Анда министрлыклар, ведомстволар, җирле үзидарә органнары, башкарма хакимият, күзәтчелек һәм контроль органнары вәкилләре, предприятие-учреждениеләр җитәкчеләре, алардагы хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча җаваплы затлар катнашты.


Семинар барышында Татарстан Республикасында хезмәтне сак-лау торышы анализланды, һөнәри рисклар, аларны ачыклау, бәяләү тәэсирен минимизацияләү, биектә эш башкару буенча таләпләр, заманча шәхси саклану чаралары кебек мәсьәләләр тикшерелде, мастер-класслар, "түгәрәк өстәл" узды. Анда катнашучылар өчен индивидуаль саклану чаралары күргәзмәсе дә оештырылды.
Чарада катнашучылар алдында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау идарәсенең бүлек башлыгы Алла Курзенева, “ВИКО” ҖЧШ генераль директоры Виктор Курьянов, «Казань- Восток-Сервис» ҖЧШ бүлек җитәкчесе Юлия Спирина һәм әлеге оешманың бренд менеджеры Елена Семенова чыгыш ясады.


Пленар утырышта семинарда катнашучыларга хезмәтне саклау мәсьәләсендә статистика мәгълүматлары җиткерелде. 2020 ел нәтиҗәләре буенча республиканың эш урыннарында имгәнүләр дәрәҗәсе буенча Идел буе федераль округында – өченче, үлем очраклары буенча бишенче урында торуы әйтелде. Аеруча эшкәртү сәнәгате, төзелеш һәм файдалы казылмалар чыгару тармак-лары куркыныч өлкәләр булып кала.


Узган ел Татарстанда эш урынында 408 кеше зыян күргән. Бу 2019 елга караганда 16 процентка кимрәк. Республикада үлем белән тәмамланган травматизм дәрәҗәсе дә ил буенча чагыштырганда 15 процентка кимрәк булган.


-2021 елның беренче 8 аенда республикада 75 бәхетсезлек очрагы теркәлде. Шуларның 19е үлем белән тәмамланды. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, зыян күрүчеләр саны 15 процентка кимеде. Бу - әлеге эшчәнлектә системалы анализ һәм игътибарны арттыру нәтиҗәсе, - дип ассызыклады Алла Геннадьевна.
Бәхетсезлек очраклары сәбәпләренең 30 процентын биеклектән егылып төшү тәшкил итә, 20 процентын юл-транспорт һәлакәтләре алып тора. Сәүдә тармагында эш урыннарында имгәнү очраклары да теркәлгән.
Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы һәм транспорт тармакларында имгәнүләрнең 80 процентка кимүе билгеләп үтелде.
-Производствода бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны кисәтү механизмнарын камилләштерү өчен 311нче федераль закон нигезендә 2022 елның 1 мартыннан РФ Хезмәт кодексының 10нче бүлеге яңа редакциядә булачак. Аның буенча хезмәткәрләр өчен дә, эш бирүчеләр өчен дә яңа төшенчәләр, хокук-лар, бурычлар кертеләчәк. Бу таләпләрнең барысы да, хәзерге кебек үк, законлы норматив актларда чагылыш табачак. Россия Хезмәт министрлыгы шундый 15 документ проект текстларын тикшерүгә чыгарды. Шулай итеп, хезмәтне саклау мәсьәләләренә караш бөтенләй башкача булачак, - диде чыгышында Виктор Курьянов.


РФ Хезмәт кодексы нигезендә эш бирүче хезмәт урынын аттестацияләргә тиеш. Аңарда хезмәт шартлары да искә алына. Нинди милек формасы булса да, һәр предприятие хезмәт шартлары буенча биш елга бер тапкыр эш урыннарын аттестацияли. Шартларның начарлыгыннан һөнәри авырулар килеп чыга. Авыр һәм зыянлы хезмәт шартларында эшләүчеләр эш бирүче исәбенә даими рәвештә медицина тикшерүе үтәргә тиеш. Бу тикшерүләрдә аның әлеге эшне башкаруга яраклыгы һәм һөнәри авыруы кисәтелә. Кызганыч, күп урыннарда эшләүчеләрнең медицина тикшерүе үтүенә бармак аша карау да юк түгел.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев