Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйдә хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар узачак

Иртәгә Зәйдә “Креативные решения Айди Ай» ҖЧШ Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә министрлыклар, ведомстволар, җирле үзидарә органнары катнашында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрәчәк.

Семинарның темасы "Хезмәтне саклау өлкәсендә яңа таләпләр. 2022 елда безне нинди үзгәрешләр көтә?" дип атала.

Анда башкарма хакимият, күзәтчелек һәм контроль органнары вәкилләре, предприятие, учреждение җитәкчеләр, алардагы хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча җаваплы затлар катнашуы көтелә.
 

Көн тәртибендә Татарстан Республикасында хезмәтне саклау торышы, һөнәри рисклар: ачыклау, бәяләү, тәэсирен минимизацияләү, биектә эш башкару өлкәсендә таләпләр, заманча шәхси саклану чаралары кебек мәсьәләләр тикшереләчәк, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр узачак.
 

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев