Зәйдә хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар узды
Бүген Зәйдә “Креативные решения Айди Ай" ҖЧШ Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә министрлыклар, ведомстволар, җирле үзидарә органнары катнашында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үтте.
Семинар-киңәшмә “Энергетик” Мәдәният сараенда оештырылды. Биредә шәхси саклану чаралары күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
Семинарның темасы - "Хезмәтне саклау өлкәсендә яңа таләпләр. 2022 елда безне нинди үзгәрешләр көтә?" Анда башкарма хакимият, күзәтчелек һәм контроль органнары вәкилләре, предприятие, учреждение җитәкчеләре, алардагы хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча җаваплы затлар катнашты.
Көн тәртибендә Татарстан Республикасында хезмәтне саклау торышы, һөнәри рисклар: ачыклау, бәяләү, тәэсирен минимизацияләү, биектә эш башкару өлкәсендә таләпләр, заманча шәхси саклану чаралары кебек мәсьәләләр тикшерелде, мастер-класслар, түгәрәк өстәл узды.
Чарада катнашучылар алдында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау идарәсенең бүлек башлыгы Алла Курзенева, “ВИКО” ҖЧШ генераль директоры Виктор Курьянов, «Казань-Восток-Сервис» ҖЧШ бүлек җитәкчесе Юлия Спирина һәм әлеге оешманың бренд менеджеры Елена Семенова чыгыш ясады.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев