Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйдә коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды

Узган атнада муниципаль районда коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Коррупциягә каршы көрәш – муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты  эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе.

Утырышта Зәй шәһәре прокуратурасы тарафыннан агымдагы елның 9 аенда районда ачыкланган коррупциячел гамәлләр очраклары каралды. Бу турыда  шәһәр прокуроры Ринат Кәримов чыгыш ясады. Муниципаль милек белән эш итү өлкәсендә коррупцион хокук бозуларны кисәтү чаралары турында мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары хәбәр итте. Балалар һәм яшьләр арасында коррупциягә каршы тәрбия бирү буенча үткәрелә торган чаралар белән мәгариф  һәм яшьләр эшләре  идарәсе  башлыклары таныштырды. Моннан тыш, утырышта катнашучылар игътибарына районның җирле үзидарә органнарының граждан җәмгыяте институтлары һәм коррупциягә каршы тору өлкәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлеге, мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия эше турында мәгълүмат тәкъдим ителде.

Фото муниципаль район матбугат хезмәтеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев