Зәйдә ораторлык осталыгы буенча мастер-класс оештырылды
Ике бүлектән торган мастер-классларда чыгыш ясау сәнгате һәм төп җитешсезлекләр, татар әдәби сөйләм теле төшенчәсе һәм аның нечкәлекләре аңлатыла.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе республикабызда татар теленең әдәби матурлыгын, зәвыгын районнарга йөреп пропагандалау максатында, урыннарда төрле дәрәҗә җитәкче һәм хезмәткәрләрне халык белән аралашу, чыгышлар ясау осталыгына өйрәтү буенча мастер-класслар уздыра башлады.
Бу минутларда Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре тарафыннан оештырыла торган «Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре» дип аталган татарча мастер-класс Зәйнең “Энергетик” мәдәният сараенда район депутатлары, район Советы һәм башкарма комитет җитәкчеләре, предприятиеләр, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре, социаль яклау хезмәте, пенсия фонды белгечләре катнашуында уза.
Ике бүлектән торган мастер-классларда чыгыш ясау сәнгате һәм төп җитешсезлекләр, татар әдәби сөйләм теле төшенчәсе һәм аның нечкәлекләре аңлатыла.
Энҗе Әгъләмова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев