Зәйдә прививка ясату темплары артты
Соңгы көннәрдә шәһәр-районда коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату темплары артты.
Оператив штабтан алган мәгълүматлар буенча, көн саен уртача 200 кешегә вакцина ясала. Бүгенге көнгә район халкының 55,5 проценты вакциналаштырылган. Covid-19дан беренче прививканы -18 785, икенче компонентны 14 340 кеше ясаткан. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр арасында аеруча Кадер кусты авылларында прививка ясатуга җитди карыйлар.
-Безнең Дүрт-Мунча авыл җирлегендә 378 кеше вакцина ясатты. Бу - әлбәттә, әйбәт күрсәткеч. Шунысын әйтергә кирәк, соңгы вакытта кешеләр прививка ясатуның мөһимлеген аңлыйлар. Чөнки аңламаслык та түгел, атна саен дирялек короновирустан үлүчеләрне җирлибез, - диде Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков.
-Вакцина ясау өчен район үзәк дәваханәсе бригадасы җирлектә 5-6 мәртәбә булды. Бүгенге көнгә җирлек буенча прививка ясату 76,3 процент тәшкил итә. Ревакцинация узучылар да бар, - ди Кадер авыл җирлеге башлыгы Рәис Нуруллин.
Кичә район дәваханәсе бригадасы Поручик ФАПында эшләде. Бу көнне биредә 29 кеше прививка ясатты. Җирлек башлыгы Петр Тимаськов әйтүенчә, җирлектә 75 процент халык прививка узган.
Бүген табиблар “Зәй шикәре” АҖендә эшләячәк. Иртәгә бригада Баграж һәм Аксар җирлекләренә чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев