Зәйдә вакцинация үтү турында QR-код алырга теләүчеләр саны арта
Күпфункцияле үзәкләр вакцинация үтү турында QR-код алырга теләүчеләр саны арту белән бәйле рәвештә көчәйтелгән эш режимында эшләвен дәвам итә.
Күпфункцияле үзәкләрнең вакцинация үтү турында QR-код алырга теләүчеләр саны арту белән бәйле рәвештә көчәйтелгән эш режимына күчүе турында хәбәр иткән идек.
Узган якшәмбедә күпфункцияле үзәкләрнең барлык офислары иртәнге 9дан 15 сәгатькә кадәр эшләде. Шунысын ассызыклыйк, алар якшәмбедә бары тик дәүләт хезмәтләре һәм хисап язмасын раслау белән бәйле мәсьәләләр буенча гына эшли.
Күпфункцияле үзәкнең Зәй филиалы җитәкчесе Гөлназ Мәхмүтова әйтүенчә, узган якшәмбедә күпфункцияле үзәккә дәүләт хезмәтләре һәм хисап язмасын раслау белән бәйле мәсьәләләр буенча ике дистәдән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Күпфункцияле үзәкләр вакцинация үтү турында QR-код алырга теләүчеләр саны арту белән бәйле рәвештә көчәйтелгән эш режимында эшләвен дәвам итә.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев