Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйдә сан алучылар ялларда да, бәйрәмнәрдә дә эшли

Бөтенроссия халык санын алу тулы куәттә бара, ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Әйткәнебезчә, районда стационар участоклар Югары Мәлем, Югары Шепкә, Якты Күл, Кадер авылларында урнашкан.
Югары Мәлем мәдәният йортында урнашкан стационар участокта җирле үзидарә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нурия Абзалова эшли. Ханым җанисәп символикасы төшерелгән махсус кием - зәңгәр жилеттан, маскадан утыра. Шулай итеп, югарымәлемлеләргә исәпкә алуны әлеге участокта да үтәргә мөмкин. Җанисәп алучы соңыннан сан алуда катнашучылар турында белешмә бирә.
Әлеге участокка Югары Мәлем, Сармашбаш, Баграж, Бохарай, Ал. Бистәсе, Яңа Спас, Иске Маврин җирлеге сан алучылары карый. Сан алучылар заманча технологияләр белән оста эш итә беләләр, халык белән җылы мөгамәләдә эшлиләр. Алар интернет аша стационар участоктагы контролер Нурия Абзаловага көн саен эш ахырында хисап биреп баралар. Нурия ханым бу эшнең бөтен нечкәлекләрен белә. Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе башланыр алдыннан ул сан алучылар белән ныклы сөйләшүләр алып барган. Шуңа да бу уңайдан эше көйле бара аның.
- Сан алучылар өйдән-өйгә йөреп, җанисәп ала. Өенә чит кеше кертергә теләмәүчеләр исә аны стационар участокта үтәргә, онлайн рәвештә дә катнашырга мөмкин, - ди Нурия Абзалова.
Сан алучыларның Росстат җитәкчесе имзалаган исемле таныклыгы үзләре белән, аны һәркемгә паспортлары белән бергә күрсәтәләр.
- Югары Мәлем авылыннан сан алучы Рузилә Фәсхетдинова узган ялда безнең йортыбызда булды. Халык санын алучының өстендә зәңгәр жилеты, сумкасы, шарфы, үзе белән махсус таныклыгы да бар. Ул алган мәгълүматны планшет ярдәмендә турыдан-туры базага шунда ук кертеп барды. Шунысына игътибар иттем, Рузилә ханым барлык саклану чараларын кулланып эш итә, сан алуда шактый шомарган инде. Без сан алучы һәм әлеге участокта эшнең оештырылышыннан бик канәгать, - ди Фәнзия Николаева.
Сан алу илдә яшәүче халыкның исәбен алудан гыйбарәт.
-Сан алу барышы буенча безнең участокка караган җанисәп алучыларга бернинди шикаять кергәне юк. Алар барысы да эшләрен зур җаваплылык тоеп башкаралар. Сан алучылар ялларда да, бәйрәмнәрдә дә эшли, - ди Нурия Абзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев