Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйдә шимбә ярминкәсе узды

Көзге ярминкә зәйлеләр өчен уңайлы урында - "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырылды.

Бүген - 23 октябрьдә Зәйдә чираттагы көзге ярминкә узды. 

Ярминкәдә районның авыл җирлекләре һәм фермер хуҗалыклары даими рәвештә актив катнашалар. Ярминкә кунаклары сөт, ит һәм балык продукциясе, шулай ук яшелчә, табигый бал, май һәм башка азык-төлек товарларын сатып ала алдылар. Сатып алучыларга агачтан эшләнмәләр, кәрзиннәр, үрелгән савытлар, яңа үскән бакча җиләге тәкъдим ителде.

Җирле фермерлардан кәбестә, суган сатып алучылар да шактый.

- Мин махсус Тәкмәк фермерлары Шәйгардановлардан кәбестә алырга ди чыктым. Яшелчәләренең сыйфаты бик яхшы, товар күп, үзем теләгәнчә сайлап алдым, - дип уртаклашты Зәйдән Равилә Габделхакова. 

Сәүдәдән тыш, бирегә килүчеләр өчен район мәдәният идарәсе артистлары тарафыннан концерт программасы да оештырылган иде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев