Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Сингапурның Educare ширкәте белән Татарстан инде өч елга якын хезмәттәшлек итә. Educare ширкәте проектында укучыларны бүгенге заман таләпләренә туры китереп, дәрес программасын яхшырак үзләштерерлек итеп махсус алымнар белән укыту карала. Татарстанның күп кенә укытучылары, шул исәптән безнең районнан да биш педагог әлеге алымнарны өйрәнү...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Сингапурның Educare ширкәте белән Татарстан инде өч елга якын хезмәттәшлек итә. Educare ширкәте проектында укучыларны бүгенге заман таләпләренә туры китереп, дәрес программасын яхшырак үзләштерерлек итеп махсус алымнар белән укыту карала. Татарстанның күп кенә укытучылары, шул исәптән безнең районнан да биш педагог әлеге алымнарны өйрәнү курсларын узды. Хәзер өйрәнгәннәрне башка педагогларга да аңлату, мәгарифтә яңа укыту алымын гамәлгә кертү уңаеннан укытучыларга махсус тренинглар үткәрелә башлады. Безнең районда иң беренче шундый дәресләр укытучылар өчен иртәгә 6нчы мәктәптә башлана. Биредә сингапурча укыту серләрен үзләштергән педагоглар махсус тренингларда эш алымнарын күрсәтә. Анда Educare ширкәте белгечләре дә катнашачак. Алга таба яңача укытуга өйрәтү аерым көннәргә билгеләнеп һәр мәктәптә дә уздырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев