Зәйдә социаль хезмәтләр алучылар белән куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен әңгәмә оештырылды
Зәйнең “Радость” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эш иртәсе оператив киңәшмәдән башланды.
Чаллы шәһәрендә торак йортта көнкүреш газы шартлап, фаҗигале вакыйга белән бәйле рәвештә бүлек хезмәткәрләре газ приборлары белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләрен һәм көнкүрештә газ куллану кагыйдәләрен искә төшерделәр. Һәм киңәшмәдән соң социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучылар янына юнәлделәр.
Һәр өлкән кеше һәм инвалид белән куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча әңгәмәләр оештырылды. Әңгәмә тематик буклетлар белән ныгытылды, анда барлык кагыйдәләр һәм телефон номерлары язылган иде. Шулай итеп, социаль хезмәт алучыларның һәрвакыт кул астында кирәкле мәгълүмат бар.
Фотолар район социаль яклау бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев