Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйдә тагын өч кешегә COVID-19 диагнозы куйганнар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 129 кеше йоктырган.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 129  яңа  очрагы теркәлгән,бишесе – читтән кергән, калганнары  -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 23 кеше хастаханәгә салынган, 106  кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 62, Чаллыда - 28, Яшел Үзән, Түбән Камада – бишәр, Әлмәт районында – дүрт,  Азнакай, Аксубай, Буа, Зәй, Тукай  районнарында – өчәр, Бөгелмә, Чүпрәле  районнарында  – икешәр, Апас,Кукмара, Мамадыш, Нурлат, Питрәч, Сарман   районнарында - берәр очрак теркәлгән.

18 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның  28 716 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 24 158  кеше терелде.

Бүгенге көнгә республикада 1 258 446  кешегә вакцина  ясалган. Шуларның  987 370е  – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Зәй шәһәр һәм район халкы үзләренә уңайлы булган прививка пунктларында коронавирустан вакцинацияне уза алалар:


- дүшәмбе-җомга - үзәк район хастаханәсе поликлиникасында 8:00дән 17: 00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 8: 00дән 12:00гә кадәр;


- дүшәмбе-җомга кабул итү бүлегендә - 18:00дән 22:00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 12:00дән 22:00 сәгатькә кадәр;


- “Салават күпере” поликлиникасында - 9:00дән 16:00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр;


- Иске Зәй табиб амбулаториясендә - 9:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12:00 дән 13:00 гә кадәр;


- Мирный микрорайонындагы табиб амбулаториясендә эш көннәрендә 9:00 дән 16:00гә кадәр. 12:00-13:00 - төшке аш, шимбә, якшәмбе – ял көннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев