Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйдә әтиләр көненә багышланган фотоконкурска йомгак ясадылар

Яңа бәйрәмгә багышланган фотоконкурс Зәй мәдәният идарәсе тарафыннан оештырылды

17 октябрьдә, Әтиләр көнендә, мәдәният идарәсе "Минем әти - иң яхшы" дип исемләнгән фотографияләр конкурсына йомгак ясады.

Конкурс шартлары буенча анда барлык теләүчеләр катнаша алды. Моның өчен шәхси  instagram битеңдә үз гаиләңнең фотосурәтен урнаштырырга, тасвирламасын ясарга кирәк иде. Конкурс фотографияләре #Зайкультура

#Займойпапасамыйлучший хештеглары буенча табылган. Конкурста җиңүчене фото өчен куелган лайклар саны буенча билгеләделәр.

Зәйлеләр фотоконкурста актив катнашкан. Конкурс хештеглары белән  170тән артык фотография басылып чыккан. Нәтиҗәдә, Стехиннар гаиләсе җиңгән. Аларга бүләк - «Космос» кинотеатрына "Семейка Аддамс" гаилә мультфильмын карау өчен билетлар тапшырылган.

Әтиләр көне Россиядә беренче тапкыр билгеләп үтелде. Бәйрәм РФ Президенты Указы белән гамәлгә куелды. Төп максат - гаилә институтын ныгыту һәм балага ата тәрбиясе әһәмиятен арттыру.

Фото мәдәният идарәсеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев