Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйдә әтиләр ярышты

14 октябрьдә Зәйнең «Спарта» яшьләр клубында Әтиләр көненә багышланган «КрутОтец» дип исемләнгән мәдәни-күңел ачу чарасы оештырылды.

Чарада шәһәрнең төрле предприятиеләре һәм оешмаларыннан 8 әти катнашты. Әлбәттә, әниләр дә читтә калмады һәм алар гаилә сакчылары өчен җан атарга килгән иде.

Программа бик кызыклы һәм төрле ярышларны колачлаган иде. Барлык катнашучылар да җитезлек, тизлек, креативлык, тапкырлык та ярышып,  спортны, күңелле уеннарны яратуларын һәм, әлбәттә, балалары белән буш вакытларын ничек уздыруларын күрсәттеләр. Соңыннан барлык әтиләр дә төрле номинацияләрдә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде, ә иң мөһиме, иң кадерлесе аларның газиз балалары күзләрендә шатлык нуры иде һәм алар чарадан күтәренке кәеф алды.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев