Зәйдә төзелеш эшләре дәвам итә
Октябрь башында Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты.
Көзге чорда кайбер төзелеш объектларында эш дәвам итә, әлеге эш район җитәкчелеге контролендә. Бу көннәрдә юл төзүчеләр яңа шәһәр микрорайонындагы Җиңү проспекты буенча тротуарларны ремонтлыйлар. Ял паркы һәм шәһәр чиркәве ягыннан тротуарда асфальт салынган һәм бордюралар куелган. Җирле халык сүзләренә караганда, әлеге тротуарлар күптән ремонтка мохтаҗ булган һәм тузган хәлдә булган.
Разиф Галиевич шулай ук «Якты коңгыз» балалар бакчасында, Зәй ГРЭСЫ төзелеш мәйданчыгында, 24 фатирлы йортта, төзелеп килүче футбол манежында булды.
Район башлыгы белән бергә объектларда эшләрнең барышын һәм сыйфатын район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, аның инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ренат Хаҗипов, подрядчы оешмалар вәкилләре бәяләде.
Тикшерү барышында Разиф Галиевич подрядчы оешма җитәкчеләренең игътибарын эшләрнең сыйфатына һәм срокларына юнәлтте, җаваплы кешеләргә тиешле йөкләмәләр бирде.
Фото муниципаль сайттан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев