Зәйдә “Уңыш бәйрәме” узды
Зәйдә авыл хуҗалыгы алдынгыларына татар эстрадасы артистлары иң матур җырларын бүләк иттеләр.
Бүген Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда инвестор Илшат Фәрдиев, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан хөкүмәтеннән Зәй кураторы Иван Гущин һ.б.лар катнашында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек алдынгылары слеты узды. Аңа агросәнәгать комплекслары һәм авыллардан хезмәт алдынгылары чакырылган иде. Бәйрәмдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, бурычлар билгеләнде, хезмәт алдынгылары эшенә зур бәя бирелеп, аларга кадер-хөрмәт күрсәтелде, иң җылы сүзләр һәм теләкләр җиткерелде. Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов, Татарстанның халык артисты Вил Усманов, “Татарстан” бию ансамбле, “Энергетик” Мәдәният сарае үзешчәннәре чыгышы бәйрәм чарасына үзенчәлек өстәде. Район аграрийлары зур сәхнәләрдә хөрмәтләнеп, янә еллык эшкә дәрт-дәрман, стимул алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев