Яңалыклар

Зәйдә яңа завод булачак

Мәгълүм булганча республикада якын киләчәктә 14 муниципаль берәмлек территориясендә Татарстан Икътисад министрлыгы инициативасы белән сәнәгать парклары булдырылачак. Продукция җитештерүгә юнәлтелгән бу паркларның берсе безнең районда да урнашачак. Әлеге максатта бу көннәрдә шәһәребез эшмәкәре Анатолий Шалафаев полимер җитештерү тармагы буенча пленкалар әзерләү заводын ачып җибәрү өчен проект яклады. "Лизинг-грант" дәүләт программасы...

Мәгълүм булганча республикада якын киләчәктә 14 муниципаль берәмлек территориясендә Татарстан Икътисад министрлыгы инициативасы белән сәнәгать парклары булдырылачак. Продукция җитештерүгә юнәлтелгән бу паркларның берсе безнең районда да урнашачак. Әлеге максатта бу көннәрдә шәһәребез эшмәкәре Анатолий Шалафаев полимер җитештерү тармагы буенча пленкалар әзерләү заводын ачып җибәрү өчен проект яклады. "Лизинг-грант" дәүләт программасы нигезендә аңа бу эшне башлау өчен тотылган сумманың 30 проценты (әмма 3 миллион сумнан да артык булмаган өлеше ) кире кайтарыла. Бүгенге көндә инде Анатолий Шалафаев "Нократ" сәүдә базасында урнашкан 1400 кв. метр мәйданлы бер бинаны заводка яраклаштырып әзерләде.

- Хәзер без махсус заказ буенча Тайваньда әлеге полимер төргәкләр ясау линияләрен эшләтәбез. Моның өчен документлар әзер, тиешле сумма түләнгән. Яңа завод нефть, химия предприятиеләре продукцияләрен, төзелеш материалларын, азык-төлек продуктларын төргәкләү өчен махсус полимер эшләнмәләр әзерләүгә йөз тотачак. Айга 150 тонна продукция эшләп чыгару мөмкинлеге бар, - ди ул. Шунысын да әйтик, полимер төргәкләр ясау предприятиесе районда өстәмә 24 эш урыны булдырачак. Завод 1 декабрьдән эшли башлар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зәйдә яңа завод булачак
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар