Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйдә яшәүче хатын-кыз балигъ булмаган баласына алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән

Шәһәр суды тарафыннан Зәй шәһәрендә яшәүче 44 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылды.

Бу ханым РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип танылган.

 

Элек хөкем ителмәгән хатын-кыз балигъ булмаган баланы тәрбияләү өчен алиментлар түләттерү һәм башкарма производство кузгату турында закон көченә кергән суд карарын, шулай ук, Татарстан Республикасы Зәй суд районы буенча 3нче суд участогы җәмәгать судьясы карары турында белә торып, нигезле сәбәпләрсез алимент түләмәгән.  

 

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 маддәсе нигезендә 100 сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләп, ягъни, берничә тапкыр, алимент түләүгә комачаулаучы җитди сәбәпләр һәм шартлар булмаганда, балигъ булмаган баланы тәрбияләү өчен акча түләмәгән. Быелның 31 мартыннан 28 июньгә кадәр чорда әлеге хатынның алимент йөкләмәләре буенча гомуми бурычы 268 775,96 сум тәшкил иткән.

 

Әлеге җинаять эшен карау барышында ханым үз гаебен тулысынча таныган.

 

- Суд Дәүләт гаепләүченең фикере белән килеште һәм РФ ҖК 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле һәм аңа хезмәт хакының 5 процентын дәүләт кеременә тотып калу белән 6 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, - ди прокурор ярдәмчесе Владислав Архипов.

 

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

 

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев