Шәһәрдә "Зәй тарихы чагылышы" исеме астында махсус автобус маршруты старт алды. Ул шәһәрнең истәлекле, тарихи урыннары аша үтүне, 88 нче янгын сүндерү частенә, "Яшьлек» боз сараена кереп биредәге кызыклы мәгълүматлар белән танышуны үз эченә ала.Иң беренче шундый автобус экскурсиясен туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 1нче мәктәп укучылары өчен оештырдылар. Шәһәрнең...
Шәһәрдә "Зәй тарихы чагылышы" исеме астында махсус автобус маршруты старт алды. Ул шәһәрнең истәлекле, тарихи урыннары аша үтүне, 88 нче янгын сүндерү частенә, "Яшьлек» боз сараена кереп биредәге кызыклы мәгълүматлар белән танышуны үз эченә ала.Иң беренче шундый автобус экскурсиясен туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 1нче мәктәп укучылары өчен оештырдылар. Шәһәрнең иске өлешеннән башланган экскурсия янгын сүндерү часте, "Яшьлек" боз сарае аша үтте. Балалар биредә шәһәр тарихы буенча яңа кызыклы истәлекләр белән таныштылар, янгын сүндерү хезмәтенең өлкән прапорщигы Анатолий Мещанов гадәттән тыш хәлләрдә күрелүче чаралар, гыйбрәтле вакыйгалар турында сөйләп ут белән сак эш итүнең мөһимлеген азсызыклады, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Ә "Яшьлек" боз сараенда исә төрле түгәрәкләр, секцияләр эшчәнлеге белән танышу мөмкин булды. Соңыннан балалар тимераякта шудылар. Музей хезмәткәрләре әлеге оешма, учреждение җитәкчеләренә экскурсияне оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәтле. Кызыклы сәяхәт Җиңү Бульвары, Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркына бару белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев