Зәйдә көзге чакырылышта армия сафларына алынучы егетләр өчен Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үтте. Традицион төстә елга ике мәртәбә уздырылучы егетләребезне Ватан сагына озату кичәсенә быел да 18 яше тулган егетләр, аларның әти-әниләре, төрле кайнар нокталарда хезмәт иткәннәр, Бөек Ватан сугышы ветераннары чакырылган иде. "Энергетик" Мәдәният сарае фойесында аларны "Форпост" оешмасының...
Зәйдә көзге чакырылышта армия сафларына алынучы егетләр өчен Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үтте. Традицион төстә елга ике мәртәбә уздырылучы егетләребезне Ватан сагына озату кичәсенә быел да 18 яше тулган егетләр, аларның әти-әниләре, төрле кайнар нокталарда хезмәт иткәннәр, Бөек Ватан сугышы ветераннары чакырылган иде. "Энергетик" Мәдәният сарае фойесында аларны "Форпост" оешмасының сугыш булган урыннарда казу эшләрендә катнашкан егетләре шушы ачы еллар хәтирәсен саклаган экспонатлар белән каршы алды.
Кичә барышында егетләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Бариев, хәрби комиссариатның бүлек башлыгы Александр Зыков, Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Мурзин Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәүләрен теләделәр, зәйлеләр сезнең белән горурланырлык булсын дип ассызыкладылар. Әниләр дә, хезмәткә чакырылучылар, ялга кайткан солдатлар да үз фикерләрен белдерү өчен сүз алды. Кичә патриотик темага "Энергетик" Мәдәният иҗат төркемнәре әзерләгән эчтәлекле концерт программасы белән үрелеп барды.
Бүгенге көндә Россия Кораллы көчләрендә 200дән артык зәйле хәрби хезмәт үтә. 10 егет - хәрби югары уку йортларында, училищеларда белем ала. Ә бу чакырылышта 120гә якын егетебезнең Ватан сагына басуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев