Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйле, акча эшлим дип, 912 мең сум акчасыннан колак каккан

Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада зәйлеләрнең мошенниклардан зыян күрү очраклары янә теркәлгән.

Банк картасыннан акча урлау - иң популяр алдау ысулы. Полиция хезмәткәрләре шикле кешеләр белән сөйләшмәскә, банк картасы турындагы мәгълүматларны берәүгә дә әйтмәскә кирәклеге хакында гел искәтреп тора, тик бу ялгышны кабатлаучылар кимеми.

Зәйдә яшәүче 62 яшьлек хатын-кыз кредит картасыннан 49645 сум акчасын алулары турында хәбәр итә. Тикшерү барышында шунысы ачыклана, зыян күрүче банкка шалтыратып, кредит  буенча иминиятләштерүдән баш тартырга теләвен әйтә. Берникадәр вакыттан соң аңа берәү шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм страховканы гамәлдән чыгару тәкъдиме белән  банк картасы номерын  һәм смс-код турында хәбәр итүен сорый.  Һәм шуннан соң әлеге хатын-кызның картасыннан акчасы югала.

9  октябрьдә бүлеккә 52 яшьлек хатын-кыздан билгесез кешеләрнең алдау юлы белән акчасын урлаулары турында гариза керә. Хәбәрне тикшерү барышында зыян күрүченең интернет сайтында инвестицияләр юлы белән акча эшләү тәкъдимен күреп, моның өчен 912 мең сум күләмендә кредит алуы һәм әлеге акчаларны банк счетларына күчерүе ачыкланган.

Әлеге очраклар буенча җинаять эше кузгатылган, оператив-техник чаралар үткәрелә.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев