Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйлеләр агач утырта

4-10 октябрьдә Татарстанда, шул исәптән Зәйдә, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе узды.

Акция кысаларында туган як тарихын өйрәнү музее һәм яшьләр үзәге хезмәткәрләре Иске Зәй бистәсендә зәңгәр чыршы үсентеләре утыртты.
Спорт-сәламәтләндерү үзәге һәм 7нче мәктәп биләмәсенә дә зәңгәр чыршылар өстәлде. 7нче мәктәп җитәкчелеге агач утырту башлангычы белән үзләре чыккан булган.
- Спорт-сәламәтләндерү үзәге биләмәсенең затлы чыршылар белән тулылануына шатбыз. Әлеге агачларны без утырттык дип, онык-ларыбызга сөйләячәкбез, - ди үзәк хезмәткәрләре.
Акция кысаларында агач утырту эше башында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әдип Габдерәхимов үзе торды. Шунысы игътибарга лаек, әлеге акциягә шәһәр-бистә халкы да теләп кушылды.
- Без агач-куакларны сан өчен генә утыртмыйбыз, аларның тамыр җибәреп, үсеп китүләре өчен дә тырышабыз. Агач-куакларны технология таләпләре буенча утырту зарур, шул чакта гына аларның 100 процент үсешенә ирешәчәкбез, утырткан агач-куакларга су сибеп, аларны тәрбияләргә дә кирәк хәзер, - ди Әдип Габдерәхимов.
Әдип Габделбәрович бик теләп агач утырту технологиясе белән таныштырды.
Акция кысаларында Зәйдә барлыгы 400 данә чыршы, юкә, каен, миләш, алмагач үсентеләре, спирея куаклары, тупыл агачлары утыртылды. Тупыл агачлары исә сортлы.
- Район башлыгы Разиф Кәримов безгә һәр парк һәм күпфатирлы йорт ишегалларындагы агачлар торышына анализ үткәрү бурычын куйган иде. Бу эш әле дә дәвам итә. Хәзер без карт агачлар урынына яшьрәкләрен утыртачакбыз, – ди Әдип Габдерәхимов.
Шәһәр-бистәләр яшелләнә, матурлана бара. Ә менә һаваны чистарта торган агачлар утырту - экологиянең аерылгысыз өлеше. Алга таба да агач утырту акцияләреннән читтә калмыйк!

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев