Зәйлеләр җанисәпне стационар участокларда уза ала
15 октябрьдән Бөтенроссия халык санын алу бара.
Бөтенроссия халык санын алу быелның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Зәйлеләргә исәпкә алуны 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр түбәндәге адреслар буенча урнашкан стационар участокларда узарга мөмкин:
Зәйдә Автозавод урамы, 1а йорты, күпфункцияле үзәк (эш графигы 8.00дән - 17.00гә кадәр);
Зәйдә Энергетиклар урамы, 6а йорты, "Энергетик" Мәдәният сарае (эш графигы 8.00дән - 17.00гә кадәр);
Иске Зәйдә Ульянов урамы, 63а йорты, район мәдәният йорты (эш графигы 8.00дән - 20.00гә кадәр);
Мирный бистәсендә Мичурин урамы 12б йорты, район мәдәният йорты (эш графигы 8.00дән - 20.00гә кадәр).
Шулай ук стационар участоклар авылларда да бар:
Югары Мәлем, Яшьләр урамы, 7 йорт, авыл мәдәният йорты (эш графигы 8.00дән - 20.00гә кадәр);
Югары Шепкә, Яшьләр урамы, 1а йорты, башкарма комитет бинасы (эш графигы 8.00дән - 20.00гә кадәр);
Якты Күл, Академик Гортышев урамы, 10 йорт, башкарма комитет бинасы (эш графигы 8.00дән - 20.00гә кадәр);
Кадер, Яшьләр урамы, 1 йорт, авыл мәдәният йорты (эш графигы 8.00дән - 20.00гә кадәр).
Һәркемгә үзенә Дәүләт хезмәтләре порталында https://www.gosuslugi.ru/ 2021 елның 15 октябреннән 8 ноябренә кадәр электрон исәпкә алу кәгазен тутырырга мөмкин.
18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр исәпкә алучылар өйләргә йөреп, үз счет участокларында планшет компьютерларында исәпкә алуны үткәрәчәкләр, шулай ук алар исәпкә алуны узу QR-кодын раслаячаклар.
Димәк, зәйлеләр халык санын алуда офлайн рәвештә яки онлайн форматта Дәүләт хезмәтләре порталы аша катнаша ала.
Бөтенроссия халык санын алу кайнар линиясе телефоны - 8 (843) 221-78-78
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев