Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйлеләр халык санын алуда катнашкан өчен 13нче iPhone ота ала

Татарстанда халык санын алуда катнашкан өчен 13нче iPhone уйнату бара.

Стационар участокларда һәм күпфункцияле үзәкләрдә исәпкә алуны узган татарстанлылар арасында  барган #ТатарстанВместе  #МояПерепись фотоконкурсында катнашып, 28 13нче iPhoneның  берсенә  ия  булырга мөмкин! Көн саен 1 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр 20:00 сәгатьтә vk.com/narodniytatarstan конкурс берләшмәсендә 2әр җиңүчене сайлыйлар.

Ничек катнашырга:

• Халык санын алу пунктларында җанисәп  турында  баннер яки плакат фонында селфи яки фотография ясагыз

• Фотоны  #ТатарстанВместе #МояПерепись хэштеглары белән үзегезнең ВКонтакте яки  Instagram битегездә урнаштырыгыз

• Булды! Фотоконкурс нәтиҗәләрен туры эфирда көтегез.

Әгәр дә сез бу көнне  җиңүче булмасагыз, сезнең фотография конкурсның киләсе көннәрендә 14 ноябрьгә кадәр катнаша. Социаль челтәрдә аккаунтыгыз (битегез) ачык булырга тиеш. Фотоконкурста бер катнашучыдан бары тик 1 аккаунт (бит) белән фотоконкурс уздыру чорына бер генә фотография катнаша. Анда 14 яшькә җиткән затлар катнаша ала. Стационар исәпкә алу участоклары һәм күпфункцияле үзәкләр адресын монда https://vk.cc/c7pBTv  һәм монда https://vk.cc/c7pBWo белергә мөмкин (QR-код кирәк түгел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев