Зәйлеләр хоккей уеннарында җиңү яулады
Командаларны ярышларга Александр Артемьев әзерләде.
Узган ялларда Лениногорск һәм Азнакай шәһәрләрендә хоккей буенча Татарстан беренчелегенә календарь уеннар узды. Лениногорскида узган уенда 3:6 исәбе белән Зәйнең «Яшьлек» командасы җиңде. Азнакайда үткән ярышлар да 4:5 исәбе белән зәйлеләр файдасына төгәлләнде. Командаларның тренеры - Александр Артемьев.
Фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев