Зәйлеләр көзге чакырылыш буенча сорауларын "кайнар линия"гә шалтыратып бирә алалар
Сораулар телефоннан шалтырату һәм WhatsApp мессенджеры аша кабул ителә.
2021 елның 20 октябрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның туганнары белән турыдан-туры элемтәнең төп максаты - дөрес мәгълүмат бирү. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре булачак хәрби хезмәт турында тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.
"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.
Сез шулай ук армиягә чакырылуга кагылышлы сорауларыгызны WhatsApp аша +7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәрә аласыз.
Консультация вакыты: 9дан 16.00 сәгатькә кадәр.
Фото "Зәй-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев