Җәлил бистәсендә балалар һәм яшьләр эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык - 2013" ачык республика телевизион фестиваленең төбәк этабына йомгак ясалды. Анда Сарман, Түбән Кама, Зәй районнарыннан талантлы балалар катнашты. Мәртәбәле жюри яшь зәйлеләрнең бәйгегә югары әзерлектә килүен ассызыклады. Нәтиҗәдә махсус призларга "Школьные годы", "Магия" хореография ансамбльләре, җырчылардан Валерия Сидорова, нәфис сүз осталарыннан...
Җәлил бистәсендә балалар һәм яшьләр эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык - 2013" ачык республика телевизион фестиваленең төбәк этабына йомгак ясалды.
Анда Сарман, Түбән Кама, Зәй районнарыннан талантлы балалар катнашты. Мәртәбәле жюри яшь зәйлеләрнең бәйгегә югары әзерлектә килүен ассызыклады.
Нәтиҗәдә махсус призларга "Школьные годы", "Магия" хореография ансамбльләре, җырчылардан Валерия Сидорова, нәфис сүз осталарыннан Полина Дубровина, Никита Даричев лаек булды. Ә икенче урыннарны, яшьләренә карап, "Вокал-соло" номинациясендә Леонид Анисимов, Илсөяр Солтанова, Валерия Прохорова, Светлана Порываева җитәкчелегендәге "Грант" җырчы егетләр төркеме алды.
Нәфис сүз осталарыннан Софья Густова, Максим Паренкин, Мария Кондрабаева, Кәрим Кәлимуллин - II, Полина Бармалеева, Дмитрий Мельников III урынга лаек булды. Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Азаль", "Мирас" җыр һәм бию ансамбльләре, "Вокал-соло" номинациясендә Виктория Пузанкова, Алена Муханова, Алексей Борисов җиңүчеләр булды.
Җиңү яулаган яшь зәйлеләр фестивальнең финал өлешендә Казанда район данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев