Район үзәк дәваханәсе зәйлеләргә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне оештыру максатында күрше шәһәрләр, республика клиникаларына юлламалар бирә. Узган ел 75 кеше компьютер томографиясе, 56 кеше магнитлы резонанс томографиясе үтте. 78 пациентка коронарография үтү мөмкинлеге тудырылды. 67 авыру төбәкара диагностик үзәктә медицина күзәтүе узды. 18 катаракта диагнозлы кешегә республика офтальмологик дәваханәсендә...
Район үзәк дәваханәсе зәйлеләргә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне оештыру максатында күрше шәһәрләр, республика клиникаларына юлламалар бирә. Узган ел 75 кеше компьютер томографиясе, 56 кеше магнитлы резонанс томографиясе үтте. 78 пациентка коронарография үтү мөмкинлеге тудырылды. 67 авыру төбәкара диагностик үзәктә медицина күзәтүе узды. 18 катаракта диагнозлы кешегә республика офтальмологик дәваханәсендә операция ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев