4-6 декабрьдә Татарстан профсоюзлары федерациясе яшьләрнең IХ республика фестивален үткәрде. Әлеге фестивальдә эшләүче яшьләребез үзләренең осталыкларын күрсәтте. Моннан Зәй сәнгать осталары да читтә калмады. Шәһәрнең мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Тәкыя Сибгатуллина җитәкчелегендәге бер төркем яшьләр бу фестивальдә катнашып, призлы урыннар алуга иреште. «Энергетик» Мәдәният сарае каршында эшләүче «Бард җырлары» берлеге...
4-6 декабрьдә Татарстан профсоюзлары федерациясе яшьләрнең IХ республика фестивален үткәрде. Әлеге фестивальдә эшләүче яшьләребез үзләренең осталыкларын күрсәтте. Моннан Зәй сәнгать осталары да читтә калмады. Шәһәрнең мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Тәкыя Сибгатуллина җитәкчелегендәге бер төркем яшьләр бу фестивальдә катнашып, призлы урыннар алуга иреште. «Энергетик» Мәдәният сарае каршында эшләүче «Бард җырлары» берлеге җитәкчесе Регина Сафиуллина «Автор башкаруында» номинациясендә I урын алды. «Русская душа» (җитәкчесе С. Миронова) «Вокаль ансамбль» номинациясендә III урынга лаек дип табылды. «Ливадия» санаториенда үткәрелгән фестивальдә призлы урыннар яулаган җырчыларыбыз гала-концертта катнашу бәхетенә иреште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев