"Татарстанның чиста урманнары" акциясенә зәйлеләр дә актив кушылды. Бүген 27 оешма, предприятие, учреждение хезмәткәрләре, 7 торак милекчеләре ширкәте коллективы, бюджет оешмалары, мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары урманга тоташучы шәһәр паркында, шәһәр яны урманнарында махсус бүленгән участокларны чүп-чардан арындырды. Алтынсу төстә кергән урман аланнары тагын да яктырып киткәндәй булды. Өч көн дәвамында...
"Татарстанның чиста урманнары" акциясенә зәйлеләр дә актив кушылды. Бүген 27 оешма, предприятие, учреждение хезмәткәрләре, 7 торак милекчеләре ширкәте коллективы, бюджет оешмалары, мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары урманга тоташучы шәһәр паркында, шәһәр яны урманнарында махсус бүленгән участокларны чүп-чардан арындырды. Алтынсу төстә кергән урман аланнары тагын да яктырып киткәндәй булды. Өч көн дәвамында барлыгы 30 гектар мәйданда урманнар корыган агач-куаклардан, чүп-чардан арындырылачак. Райондашларыбыз, яңгыр сибәләп торуга карамастан, саф һава чыганагы булган урманнарны саклауга үз өлешләрен кертүдә теләп катнашты, диде урманчы Юрий Сухов, бүленгән мәйданнарны карап чыккач.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев