Зәйдә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясен үткәрүгә әзерлек башланды. Быел шәһәр-районда I сыйныфка 550 бала барачак, шуның 464е - шәһәрдә, 86сы - авылларда. Белем иленә беренче мәртәбә аяк басучыларның 126сы - аз тәэмин ителгән гаиләләрдән. Димәк, аларга ярдәм кирәк булачак. Мәктәпкә баручыны җыю бүгенге көндә 10-12 мең сумга төшүен искә...
Зәйдә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясен үткәрүгә әзерлек башланды. Быел шәһәр-районда I сыйныфка 550 бала барачак, шуның 464е - шәһәрдә, 86сы - авылларда. Белем иленә беренче мәртәбә аяк басучыларның 126сы - аз тәэмин ителгән гаиләләрдән. Димәк, аларга ярдәм кирәк булачак. Мәктәпкә баручыны җыю бүгенге көндә 10-12 мең сумга төшүен искә төшерсәк, бу балалар ярдәмгә чынлап та мохтаҗ. Зәйлеләр мондый акциядә ел саен катнаша. Шәфкатьлелек елында акция югары дәрәҗәдә оештырылыр дигән өмет бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев