Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйлеләргә 1 декабрьгә кадәр салымны түләргә кирәклеген искәртәләр

Салым хезмәте тарафыннан физик затларга милек салымын һәм 2020 ел өчен керемнәргә салым түләү вакыты җитү турында хатлар җибәрелә.

Шул рәвешле, закон нигезендә, күчемсез милек, җир кишәрлеге, транспорт чарасы булган гражданнар агымдагы елның 1 декабренә кадәр исәпләнгән салымнарны түләргә тиеш.

Россия салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Зәй районын үз эченә алган 11нче районара салым инспекциясе почта аша салым органнарыннан түләүләрен башкаруга хатлар җибәрелә башлавын хәбәр итә. Ә электрон шәхси кабинеты булучыларга салым түләү турындагы белешмәләр җибәрелгән инде. Инспекциядән хәбәр итүләренчә, килеп туган санитар-эпидемиологик хәл сәбәпле, салымнарны дистанцион рәвештә түләү киңәш ителә.


“Салымнарны электрон рәвештә түләү уңайлы да, вакытны янга калдыру мөмкинлеге дә бирә, панедемия чорында сәламәтлекне саклау да булып тора. Аны мобиль кушымта “Налоги ФЛ” аша, Россия салым хезмәте сайтында шәхси кабинетка кереп һәм әлеге сайтта “Уплата налогов и пошлин“ сервисы ярдәмендә башкарырга мөмкин. Салымнарны бер квитанциядә аванс белән дә түләргә була. Нәрсә өчен күпме салым исәпләнүен салым түләүченең шәхси кабинетында белергә мөмкин. Барлык мәгълүматны белү өчен “Налоговые уведомления 2021” промо-битенә кереп карарга була,” – дип белдерелә махсус хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев