Зәйлеләргә берничә минут эчендә салым түләү тәртибен аңлаттылар
Күчемсез милек, җир һәм транспорт чаралары булган гражданнарга исәпләнгән салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк. Бу хакта салым хезмәте хәбәр итә.
Тиздән республика халкына салым органнарыннан салым хәбәрнамәләре килә башлаячак. Ә шәхси кабинетлардан файдаланучыларга салым белдерүләре электрон рәвештә киләчәк.
- Катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында салымнарны теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин: «ФЗ салымнары» мобиль кушымтасы ярдәмендә Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» аша, «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы ярдәмендә, Россия Федераль салым хезмәте сайтында, - дип белдерделәр салым хезмәтендә.
Салымнарны бердәм салым түләве ярдәмендә аванс белән түләргә дә була. Физик затның бердәм салым суммасын исәпкә алу салым органы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Салым органнары тарафыннан салым суммасын бүлгәләү турында барлык мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында» чагылыш таба.
Бердәм салым түләвен «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисын файдаланып, салым түләүченең шәхси кабинеты аша «Аванс акча янчыкларын тулыландыру» бүлегендә түләргә мөмкин.
Салым түләүләләре белдерүләрен ачыклау өчен «Салым хәбәрнамәләре 2021» промо-бите ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев