Зәйлеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Чара Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан оештырыла.
19 ноябрьдә 16 сәгатьтә Зәйдә район башкарма комитетының социаль юнәлештәге оешмалар, учреждениеләр һәм структур бүлекчәләре вәкилләре катнашында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырыла.
Юридик консультация ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар, үз гаиләсенә тәрбиягә бала алырга теләүчеләр, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре өчен булачак.
Санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү максатында чаралар ерак элемтә каналларын кулланып (видео аша кабул итү, онлайн лекцияләр һәм семинарлар) үткәреләчәк.
Зәйлеләргә үз сорауларын 18 ноябрь 17.00 сәгатькә кадәр "Түләүсез юридик ярдәм" тамгасы белән zai.ispolkom@tatar.ru электрон адресына яки 3-58-08, 3-41-31 телефон номерлары буенча җибәрергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев