Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйлеләргә эшләми торган көннәрдә Пенсия фондының клиентлар хезмәтенең эш режимын хәбәр иттеләр

Зәйдә эшләми торган көннәрдә Пенсия фондының клиентлар хезмәте элеккеге режимда эшләячәк.

Эшләми торган көннәр дип игълан ителүгә карамастан, республика Пенсия фондының клиентлар хезмәтләре элеккеге режимда (1, 2 һәм 3 ноябрь көннәрендә) алдан язылу буенча эшләячәк.

Пенсия фондының барлык хезмәтләрен дә диярлек, өйдән чыкмыйча гына, гражданинның шәхси кабинеты аша алырга мөмкин.

Шулай да фондка шәхси визитка ихтыяҗ бар икән, кабул итүгә алдан ук гражданның шәхси кабинеты яки 3-08-23 номеры яки  074 белешмә телефоны аша язылырга була.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык түләүләр дә, нинди дә булса үзгәрешләр кертмичә, өйгә китереп бирү оешмаларына күчереләчәк.

Ноябрьнең бәйрәм көннәрендә, почта бүлекчәләре аша пенсия алучыларга, пенсия ял көненә кадәр китереләчәк. Түләү графигы кредит учреждениеләре  һәм илтеп бирү хезмәте аша - элеккечә башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев