Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйлеләргә салым органнары хезмәтләрен дистанцион рәвештә алу уңайлырак булуын аңлаталар

Салым органнары хезмәтләрен дистанцион рәвештә алу уңайлырак.

Хөрмәтле зәйлеләр!
Килеп туган вазгыятьтә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе контактсыз электрон хезмәттәшлеккә күчәргә тәкъдим итә. Чөнки хәзерге вакытта теләсә нинди хезмәтне онлайн алырга мөмкин. nalog.gov.ru сайты аша 68 интерактив сервиска мобиль кушымталарга кереп була.
Гражданнар интерактив режимда салымнарны түли, салым органнарына теләсә нинди мөрәҗәгать җибәрә ала.
Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр сыйфатында онлайн теркәлү мөмкинлеге дә бар.
Сайтта, «Салым салуның тиешле режимын сайлау» һәм «Салым йөкләнешен исәпләү буенча калькулятор»ны да кертеп, салымнарны мөстәкыйль исәпләү өчен җиде салым калькуляторы булдырылган.
Барлык төр салым декларацияләрен һәм бухгалтер хисапларын тапшыру өчен, НДС формасы буенча декларациядән тыш, «Салым һәм бухгалтерлык хисабы электрон формада тапшыру» сервисы эшли. Әлеге сервистан салым түләүченең квалификацияләнгән электрон имза ачкычы сертификаты булган очракта файдаланырга мөмкин. Ул хәзерге вакытта салым органнары тарафыннан түләүсез нигездә бирелә.
Моннан тыш, хисапны электрон документ әйләнеше операторлары аша, ә 3-НДФЛ декларацияләрен «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисы аша тапшырырга мөмкин.
Салым түләүчеләргә идарә «Физик затлар өчен шәхси кабинет»ына керү дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында (ЕСИА дәүләт хезмәтләре аша керү) хисап язмасы ярдәмендә дә мөмкин булуын искә төшерә.
Салым органнарыннан теләсә нинди консультация алу өчен Россия Федераль салым хезмәтенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча (8-800-222-22-22), мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев