Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйлеләргә тычкан һәм башка кимерүчеләргә каршы көрәш турында аңлаталар

"Россельхозцентр" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй районара бүлеге белгечләре районның авыл хуҗалыгы җирләрендә тычкан һәм башка төр кимерүчеләр булу-булмавына даими мониторинг үткәрәләр. Көзге чорда моңа аеруча игътибар бирелә, чөнки кимерүчеләр көзге культураларга зур зыян салырга мөмкин.

2021 елда филиал белгечләре тарафыннан федераль бюджет акчалары хисабына 92,572 мең гектар мәйданда чәчүлекләрнең фитосанитар торышы тикшерелгән. Аның нәтиҗәләре буенча басуларда тычкан, башка кимерүчеләрнең саны чагыштырмача аз бүлуы ачыкланган.


-Көзге культуралар биләгән кырларга кимерүчеләр миграциясе аланың ел әйләнәсе яши торган урыннарда азык кимегәч һәм көннәр суыткач фаразлана. Уңышны саклау, кимерүчеләр санын киметү һәм үсемлекләргә җитди зыян китерүгә юл куймау максатында көрәш чараларын үз вакытында үткәрергә киңәш ителә. Алар - чәчү әйләнешен саклау, уңышны югалтуларсыз җыеп алу, урып-җыюдан соң калган калдыкларны һәм чүп үләннәрен юк итү, туфракны тирән эшкәртү (сөрү), хуҗалык корылмаларында һәм теплицаларда тычканнар үтеп керү юлларын булдырмау, - ди "Россельхозцентр" Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй районара филиалы башлыгы Зәлия Тәхаутдинова.


Күпьеллык күрсәткечләр буенча ун ел эчендә вак кимерүчеләр санының табигый артуы күзәтелә. Бу, барыннан да элек, күпьеллык үләннәр һәм көзге культуралар басуларында җитәрлек күләмдә азык булу белән бәйле.
Кимерүчеләр - кеше һәм йорт хайваннарына төрле куркыныч йогышлы авыруларын таратучылар.


Тычкан һәм башка төр кимерүчеләргә каршы препаратларны куллану буенча консультацияләр бирү мәсьәләләре буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары "Россельхозцентр" Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең районара филиалына мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев