Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйлеләрне балалар рәсем конкурсында катнашырга чакыралар

Татарстанда балалар рәсем конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

14 ноябрьгә кадәр «Пусть всегда будет Солнце!» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар рәсем конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

Хәйрия акциясе Татарстанда «Комсомольская правда» газетасы вәкиллеге тарафыннан мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәмендә үткәрелә, дип хәбәр итә басма.

Конкурста катнашу өчен онлайн-заявка тутырырга һәм иҗади эшнең фотокопиясен түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: https://www.kazan.kp.ru/best/kazan/sun2021/

Рәсемнәр белән гаризалар 2021 елның 14 ноябренә кадәр кабул ителә. Гаризаны рәсмиләштергәннән соң, рәсемнәрне почта аша җибәрергә кирәк: 420080, Казан, Ямашев пр., 10, 301 офис. Аннан соң рәсемнәр Казанның газетасы сайтында басылачак, биредә бәйге 15 декабрьдә халык тавыш бирү белән төгәлләнәчәк. Конкурс лауреатлары дипломнар һәм акчалата бүләкләр алачак, дип яза "Татар-информ" МА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев