Зәйлеләрне “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесендә катнашырга чакыралар
«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесе быел дүртенче тапкыр уздырыла. Пандемиягә бәйле чикләүләр булу сәбәпле, ул дистанцион форматта оештырыла һәм 15 октябрьдә старт алды.
“Җәлил укулары”н Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары белән берлектә оештыра һәм Муса Җәлил һәм фронтовик язучыларның иҗади мирасын Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илдән популярлаштыруны, сөйләм телен үстерү, матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәтүне максат итеп куя. Җәлил әсәрләрен быел теләсә кайсы телгә тәрҗемә итеп сөйләү мөмкинлеге дә бар.
Бәйге 3 этаптан тора. Беренче этап — Татарстан районнары авылларында, төбәкләрдә һәм чит илләр татар ижтимагый оешмаларында 10 ноябрьгә кадәр, икенче этап — Татарстан районнарында, төбәкләрдә 1, 2, 3нче урын алган катнашучылар арасында зоналарда уздырыла. Ул 30 ноябрьдән дә соңга калмыйча төгәлләнергә тиеш. Әлеге зоналар: Чиләбе, Оренбург, Башкортстан, Ульяновск, Киров, Свердлау, Иваново, Томск, Ерак Көнчыгыш регионнары зонасы. Татарстан буенча: Бөгелмә, Тукай, Алексеевск, Тәтеш, Кукмара районнары һәм Казан шәһәрендә ике зона.
Өченче этапка узган катнашучылар мәртәбәле жюри тарафыннан карала. Нәтиҗәдә һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнә. Аларны тәбрикләү өчен, барлык җиңүчеләр февральдә гала-концертка чакырыла. Концерт шагыйрьнең туган көне датасына туры китереп оештырыла.
Барлык сораулар буенча бәйгенең электрон почтасына язарга мөмкин: congress.jalil.uku@yandex.ru. Бәйгенең нигезләмәсе белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында танышырга була
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев