Зәйлеләрне ял араларында балалар куркынычсызлыгын тәэмин итәргә чакыралар
Ял көннәре, бәйрәмнәр - балалар һәм өлкәннәр өчен бик күңелле вакыт. Кагыйдә буларак, ялларда балалар күп вакытны олылар каравыннан башка уздыралар. Балаларны төрле куркынычлар турында кисәтү - ата-аналарның бурычы.
Балаларга алар өйдә үзләре генә чагында беркемнең дә сезнең исемнән килеп, ишек шакырга, нәрсә дә булса бирүләрен яки кунып чыгарга сорарга тиеш түгеллеген аңлатыгыз. Хат ташучы, табиб, полицейский, сантехник, электрик, хәтта таныш булган кешеләргә дә, кертүне сорап күпме генә үгетләсәләр дә, ишек ачарга ярамый икәнлеген төшендерегез.
Биш “ярамый”ны балага төшендерегез:
- таныш булмаган кешеләргә ишек ачма,
- нинди генә кызыклар тәкъдим итсәләр дә, таныш булмаган кешеләр белән беркая да барма,
- таныш булмаган машинага утырма,
- караңгыда урамда уйнама,
- подъездга, лифтка таныш булмаган кешеләр белән кермә.
Балага таныш булмаган кеше ул - бала үзе белми торган һәр (теләсә кайсы) кеше икәнлеген аңлату бик мөһим.
Таныш булмаган кеше баланы исеме белән атап, әти-әнисе кушу буенча килүен әйтергә, конфет тәкъдим итәргә мөмкин. Әгәр кеше балага таныш түгел икән, ул барлык тәкъдимнәрдән баш тартырга тиеш һәм: «Мин аны белмим!» дип кычкырып, башкалар игътибарын җәлеп итәргә тиеш.
Ата-аналарга балаларына аларның беркайчан да, бернинди шартларда да аны мәктәптән алырга, өйгә яки ишегалдына таныш булмаган кешенең килмәячәген төшендерергә кирәк. Әгәр андый кеше үзен кем генә дип атаса да, кичекмәстән балага кеше күбрәк булган урынына йөгерергә, әти-әниләренә шалтыратырга яки полицейскийга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Яшүсмерләргә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында исләренә төшереп торыгыз:
- өйдән чыгып киткәндә һәрвакыт кая баруларын, үзләре белән хәбәрләшеп булмаса, таныш-дусларыннан кем бәлән элемтәгә кереп булуын хәбәр итсеннәр,
- очраклы танышулардан, таныш булмаган компанияләрдән читләшергә тырышсыннар,
- өйгә кайчан кайтачакларын телефоннан хәбәр итсеннәр.
Балагызның кем белән аралашуын һәм кайда булуын күзәтеп барыгыз.
Балагызның шикле әдәбият һәм видеопродукция белән файдаланмавын карап торыгыз. Интернетта баланың аралашуын контрольдә тотыгыз.
Балаларның кичке һәм төнге сәгатьләрдә урамда йөрүенә юл куймагыз.
Баланы урамга чыгарып җибәргәндә, аңа гади юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы турында искә төшерегез:
- машиналар йөрү өлешен светофорның яшел төсенә генә, җәяүлеләр кичүе буенча, ә көйләнми торган чатларда – тротуарлар һәм юл читләре линиясе буенча һәм маневрның куркынычсызлыгына, барлык автомобильләр дә тукталганына һәм җәяүлеләрне үткәрүенә инангач кына чыгарга,
- күрүчәнлекне чикли торган предметлар (парковкаланган автомобильләр, кар көртләре, куаклар һ. б.) артыннан йөрү өлешенә чыкмаска,
- юл янында уйнамаска һәм машина йөрү өлешенә илтүче тауларда шумаска,
- җәмәгать транспорты артына ябышып йөрмәскә,
- җәмәгать транспортыннан чыкканда, аны алдан да, арттан да узмыйча, китүен көтәргә һәм шуннан соң гына машиналар юлы аша тиешле урында чыгарга кирәк,
- яктылыкны кире кайтаручы элементлар булган кием кияргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев