Зәйлеләрне яллар арасында уяу булырга чакырлар
Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә - сез җинаять шаһиты булсагыз, кемнең дә булса гамәлләренә законсыз дигән шик туса, тиз арада бу турыда якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез, яисә 02, 102, 291-20-02 телефоннары аша хәбәр итегез.
Ялларда күпләр өйләреннән озакка китә. Бу – кеше милкенә һәм торагына карата кылынучы хокук бозулар куркынычын арттыра. Әгәр сез озын сәяхәткә җыенсагыз икән, күршеләрегездән сезнең фатирыгызга күз-колак булырга үтенегез. Ишегегезгә яхшы йозак куегыз.
Сүз уңаеннан, каракларны җәлеп иткән беренче нәрсә - ул евротәрәзәләр. Әгәр сезнең өегездә евротәрәзәләр куелган икән, милкегезне саклау турында аеруча җентекләп уйларга кирәк. Милкегезне урлауга юл куймас өчен, фатирны үзәкләштерелгән сак пультына кую өчен полиция участок уполномоченныена мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев