Зәйлеләрне "Зәй офыклары" белән бергә булырга чакырабыз
2022 елның беренче яртыеллыгы өчен “Зәй офыклары” газетасына язылу дәвам итә.
Әгәр дә сез көнүзәк мәсьәләләр белән бергә, шәһәр-районыбызагы мөһим вакыйгалар турында хәбәрдар булырга теләсәгез, “Зәй офыклары” газетасына язылыгыз.
Күп оешмаларда язылу кампаниясе оешкан төстә бара. Бу атнада газетага редакция аша актив язылучыларыбыздан шәһәрнең “Уймак кыз”, “Урман әкияте”, "Күкчәчәк" балалар бакчалары, Бигеш, шәһәрнең 3, 2, 5нче мәктәпләре, пенсия фонды, ГРЭС коллективларын билгеләп үтәргә кирәк. Почта бүлекләре аша да газетага язылу эше актив алып барыла.
Исегезгә төшерәбез: газетага почта бүлекләрендә генә түгел, редакциянең үзенә дә килеп язылырга була. Бу күпкә арзанрак булачак. Почта бүлекләре аша “Зәй офыклары”на язылу бәясе – 815 сум 76 тиен, редакциядән килеп алучылар өчен 500 сум тора.
Райондагы яңалыклар, хуҗалыклардагы эшләрнең торышы, хезмәт алдынгылары, мактаулы гаиләләр һәм башка бик күп хәлләр турында сез, хөрмәтле зәйлеләр, бары тик җирле матбугаттан гына белә аласыз. Шуңа күрә киләсе елга да бездән аерылмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев