Зәйнең 7нче мәктәбе укучылары иң көчлеләр рәтендә
20 ноябрьдә «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының IV-V баскычлары арасында мәктәп укучылары фестивале узды.
Фестивальдә 2, 4, 6, 7нче мәктәп командалары катнашты. Барлык катнашучылар да спортта югары әзерлекле булуларын күрсәттеләр.
Җиңүчеләр шәхси һәм команда зачетында да билгеләнде. Шәхси зачетта кызлар арасында Мария Устимкина (4нче мәктәп) җиңү яулады, Азалия Рәхимҗанова (6нчы мәктәп) -II, Мәдинә Төхвәтуллина (7нче мәктәп) III урында. Егетләр арасында 7нче мәктәп укучылары Булат Хәйретдинов - I, Ярослав Генералов – II, Рүзәл Мөниров III урынны алды.
Ә командалар арасында 7нче мәктәп укучылары лидерлар, 4нче мәктәп – икенче, 6нчы мәктәп өченче урынга чыкты.
Фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев