Күркәм традицияне дәвам итеп, быел да районыбызның Ал.Бистәсе авылында 19 августта "Алма Спасы" бәйрәме, әлеге авылга хас бәйрәм буларак, җылы эчтәлекле итеп билгеләп үтелде. Исеменнән үк күренгәнчә алма уңышына багышлап үткәрелүче бу бәйрәм алмадан әзерләнгән сый-нигъмәткә, төрле сувенирларга, үзенчәлекле алма күргәзмәләренә бай иде. Быел башка еллардан аермалы буларак, бәйрәмдә күп...
Күркәм традицияне дәвам итеп, быел да районыбызның Ал.Бистәсе авылында 19 августта "Алма Спасы" бәйрәме, әлеге авылга хас бәйрәм буларак, җылы эчтәлекле итеп билгеләп үтелде. Исеменнән үк күренгәнчә алма уңышына багышлап үткәрелүче бу бәйрәм алмадан әзерләнгән сый-нигъмәткә, төрле сувенирларга, үзенчәлекле алма күргәзмәләренә бай иде. Быел башка еллардан аермалы буларак, бәйрәмдә күп төрле бәйгеләр оештырылды. "Княгиня", "Иң яхшы алма бакчасы", "Алма пирогы" ярышлары бик җанлы үтте. Кыз-кыркын уңганлыгы, гүзәллеге белән бәйрәм кунаклары игътибарын җәлеп итәргә тырышса, өлкәнрәк яшьтәгеләр элеккедән килгән традицияләрне саклап калу максатында фольклор чыгышларга, йола, гореф-гадәтләргә өстенлек бирде. һәркем чиркәүдә изгеләндерелгән алмаларны авыз итеп, күңеленнән теләкләрен теләде. Бәйрәм кичкә кадәр уен-көлке, җыр-бию белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев