Зәйнең "Алтынчәч" бакчасы балалары полиция хезмәткәре белән очрашты
Бүген - эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне.
Бүген - 10 ноябрьдә "Алтынчәч" бакчасында Россия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү уңаеннан Зәй эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор Регина Хуҗина белән очрашу узды. Очрашуда уртанчылар төркеме балалары катнашты. Регина Хуҗина полиция хезмәте турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде.
- Бүген безнең шөгыльдә инспектор Регина Равилевна Хуҗина катнашты. Эчтәлекле әңгәмәдән соң, балалар полиция хезмәткәре белән берлектә матур аппликация ясадылар. Ахырдан балалар кунагыбызга үз куллары белән ясалган открытка бүләк иттеләр, - дип уртаклашты "Алтынчәч" бакчасының педагог-психологы Ирина Кабирова.
Фотолар "Алтынчәч" бакчасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев