Зәйнең бер йортында өлкәннәр күп еллар инде проблема белән яши
Йортның подъездга керү ишеге артык биек урнашкан.
Зәйнең Төзүчеләр урамының 10нчы йорты моннан 46 ел элек төзелгән булган. Тик ул кимчелекле йортлардан: подъездга керү ишеге артык биек урнашкан.
Йортта яшәүчеләр әйтүенчә, алар яшь чакта моның белән үз көчләре белән хәл иткәннәр. Башта алар кирпечтән баскыч ясаганнар, ул уңайсыз булган. Ә бер яшәүче исә тимер рәшәткә ясап, аны урнаштырган. Һәм әлеге тимер ясалма баскыч бүгенге көнгә кадәр халыкка хезмәт итә.
Бу йортта яшәүчеләрнең күбесе биредә иң беренче көннәреннән гомер итә. Алар арасында Тәнзилә Гомәрова да бар, ул өченче подъездда яши.
-Миңа кунакка туганым килде, подъезддан чыкканда таеп китеп егылды. Әздән генә аягын сындырмыйча калды, -ди Тәнзилә ханым, ачынып.
Бу ир-ат, әлеге уңайдан безнең редакциягә мөрәҗәгать итте. Аңа кадәр ул бу гозер белән төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән булган.
-Мин үзем башка шәһәрдә яшим. Ә менә бу йортта өлкән яшьтәге хатын-кызлар гомер итә. Әлеге подъездга кереп-чыгу алар өчен үтә кыен, аякларын сындыру очраклары да бар, –ди ир-ат.
Без журналистлар әлеге Төзүчеләр урамының 10нчы йортында булып, өченче подъездда яшәүчеләр белән аралашып кайттык.
- Без бу йортта биш дистә елга якын гомер итәбез. Баскыч булмау проблемасы белән изаланып яшибез. Яшь чакта үз көчебез белән аннан чыгу алымнарын кулландык. Хәзер олы яшьтә инде без, таяк белән йөрибез, безнең өчен подъезддан керү – чыгу - мең бәла, газап, - ди Гөләндәм ханым Мәүлетдинова.
Айгөл Яруллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев