Зәйнең “Благострой ” ширкәтендә кышкы чорга техникалар әзерлеге тикшерелде
Техникаларны тикшерүдә Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Роберт Садретдинов, инфраструктура үсеше буенча урынбасар Ренат Хаҗипов катнашты.
Бүген “Благострой ” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә кышкы чорга техникалар әзерлеге тикшерелде. Әзерлек сызыгына куелган техникаларны тикшерүдә район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Роберт Садретдинов, инфраструктура үсеше буенча урынбасар Ренат Хаҗипов катнашты.
-Сез җәйге чорда яхшы эшләдегез, кышын да сынатмассыз дип ышанабыз. Узган кыш карлы улды, явым-төшем күп яуды. Быел да кышкы чорда җаваплылык тоеп, аңлап эшләү зарур. Шәһәр-бистәләр чисталыгы –безнең йөз ул. Гомумән, эшчәнлегебездә шәһәр-бистәләрне чиста тоту - өстенлекле юнәлешләрдән. Сезнең тырышлык белән кышын да шәһәр-бистәләрне тиешле тәртиптә карап тотарбыз, - ди Эмиль Галеев.
“Благострой» ширкәтендә бүгенге көндә өч дистәгә якын кеше хезмәт куя. Кышкы чорга әзерлек сызыгына барлыгы 21 техника куелган. Кыскасы, кышын кадрларга һәм техникаларга кытлык булмаячак.
-Оешмабыз кадрлар белән тиешенчә тәэмин ителде. Ширкәт тарафыннан кышын юл-тротуарларны карап тоту өчен тиешле күләмдә комлы-тозлы һәм тозлы катнашма әзерләнде, - ди ширкәт директоры Рәфыйк Зәйнуллин.
Техника иярләүчеләр җаваплы чорга үтә җитди карый.
-Мин “Благострой ” ширкәтендә бишенче елымны эшлим, аңа кадәр “Инвестстройсервис” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә хезмәт куйган идем. Ел да кышкы чорга техникама ныклы әзерлек уздырам, тиешенчә төзекләндерәм, –ди Рафаэль Сәгыйтов.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев